Йөрәк сагышы (беренче вариант)

Печаль сердца (первый вариант)

Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Яшьлегемнең ал таңында Очрадың да юлларымда, Үзгәрттең син минем язмышны. Йөрәгемә салдың ялкын, Тик нигәдер үзең качтың, Күңелемдә калды сагыш-моң. Әллә язмыш шаяртуы, Әллә артык яратуым Булды киртә безнең сөюгә? Ямьле түгел кичем-иртәм, Ниләр дәва булыр икән Сине сагынып янып-көюгә? Менә тагын килде язлар, Күңелләрне сөеп-назлап, Акты гөрләп язгы кар суы. Син булмагач, кемнәр аңлар, Кочагына алып назлар, Оныттырып йөрәк ярсуын?..

Русский перевод

На алой заре моей юности Встретилась ты на пути моём, Изменила ты мою судьбу. Зажгла в моём сердце пламя, Но почему-то сама убежала, В душе осталась печаль-тоска. То ли судьбы злая шутка, То ли слишком сильная любовь моя Стала преградой нашей любви? Не мила мне жизнь моя, Что же станет исцелением От этого томления по тебе, от этого огня? Вот опять пришла весна, Души лаская и нежа, Загремел, стекая, весенний снег. Когда тебя нет, кто поймёт, В объятия взяв, приласкает, Забыть заставив боль сердечную?..