Яшьлек маршы

Марш юности

Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Яшьлекнең сүрелмәс өмет-хыяллары Озата безне гомер юлында. Күңелләр ашкына еракларга, Тели йөрәк гел яшь булырга. Әй син, серле яшьлек, гүзәл яшьлек, Алсу таңы бит син гомернең. Күктән иңгән иң зур бүләк кебек, Көтеп алам һәрбер көнемне. Яшьлек дәрте тулы тынгы белмәс күңел Дәрья кичә, таулар күчерә. Яшьлек - гомерләрнең сүнмәс җыры, Без бәхетле шуның өчен дә. Әй син, серле яшьлек, гүзәл яшьлек, Алсу таңы бит син гомернең. Күктән иңгән иң зур бүләк кебек, Көтеп алам һәрбер көнемне. Тормыш юлларыннан бергә узган чакта Яшьлек хисе торсын ургылып. Гомерләрнең моңсу көзендә дә Йөрәк калсын мәңге яшь булып. Әй син, серле яшьлек, гүзәл яшьлек, Алсу таңы бит син гомернең. Күктән иңгән иң зур бүләк кебек, Көтеп алам һәрбер көнемне.

Русский перевод

Несбыточные надежды и мечты юности Сопровождают нас по жизненному пути. Души стремятся к далеким horizontham, Сердце хочет всегда оставаться молодым. О ты, загадочная юность, прекрасная юность, Ты - розовый рассвет жизни. Как самый великий дар, спущенный с небес, Я жду каждый свой день. Полное страсти юности беспокойное сердце Переливается рекой, горы переходит. Юность - несмываемая песнь жизней, И мы счастливы и за это тоже. О ты, загадочная юность, прекрасная юность, Ты - розовый рассвет жизни. Как самый великий дар, спущенный с небес, Я жду каждый свой день. Пусть, когда мы пройдем вместе по дорогам жизни, Чувство юности пульсирует. Даже в печальную осень жизней Пусть сердце остается вечно молодым. О ты, загадочная юность, прекрасная юность, Ты - розовый рассвет жизни. Как самый великий дар, спущенный с небес, Я жду каждый свой день.