Яшьлегем сукмаклары (икенче вариант)

Тропинки моей юности (второй вариант)

Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Еллар узган саен һаман Үткәннәр сагындыра. Яшьлегебез шул елларның Иң матур чагы гына. Кая барсам да, исемдә Яшьлегем сукмаклары. Гомеремнең иң күңелле, Иң бәхетле чаклары. Гүзәл яшьлек аккан судай Үтә дә китә икән. Яшьлектәге истәлекләр Гомергә җитә икән. Кая барсам да, исемдә Яшьлегем сукмаклары. Гомеремнең иң күңелле, Иң бәхетле чаклары. Ямьле язлар үтсәләр дә, Көзләре алда әле. Йөрәк һаман унсигездә, Гомернең матур мәле. Кая барсам да, исемдә Яшьлегем сукмаклары. Гомеремнең иң күңелле, Иң бәхетле чаклары.

Русский перевод

С каждым годом всё сильней Тянет прошлое назад. Юность наша - тех времён Самый светлый, лучший лад. Куда бы ни шагнул - во мне Тропинки моей юности. Это самые весёлые, Самые счастливые дни. Юность, словно быстрая вода, Протечёт - и не догнать. А воспоминаний юных Хватит на всю жизнь опять. Куда бы ни шагнул - во мне Тропинки моей юности. Это самые весёлые, Самые счастливые дни. Пусть цветущие весны прошли, Осень всё ещё впереди. Сердце всё в восемнадцати - Самый светлый срок пути. Куда бы ни шагнул - во мне Тропинки моей юности. Это самые весёлые, Самые счастливые дни.