Үткәннән кайтаваз

Из прошлого не вернуть

Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Йөртә безне язмыш төрле тарафларда, Сирәк кайтыла туган якларга. Яшьлек урамнары, сүнмәс хыяллары Күңелләрдә мәңге саклана. Гомерләр үтсә дә, көзләре җитсә дә, Йөрәктә тынмый гел бер аваз. Ул ерак еллардан, ул туган яклардан, Ул безнең яшьлектән кайтаваз. Каршы ала һаман безне юл буенда Шаулап үскән бөдрә каеннар. Каеннарның шундый моңлы шаулавында Туган якның үзгә моңы бар. Гомерләр үтсә дә, көзләре җитсә дә, Йөрәктә тынмый гел бер аваз. Ул ерак еллардан, ул туган яклардан, Ул безнең яшьлектән кайтаваз. Аермасын юллар безне туган яктан, Ешрак кайтыйк туган төбәккә. Салкын чишмәләре, сайрар кошлар моңы Шифа булсын безнең йөрәккә. Гомерләр үтсә дә, көзләре җитсә дә, Йөрәктә тынмый гел бер аваз. Ул ерак еллардан, ул туган яклардан, Ул безнең яшьлектән кайтаваз.

Русский перевод

Судьба разносит нас по разным сторонам, Редко возвращаемся в родные края. Улицы юности, негасимые мечты В душе навеки сохранятся. Проходят годы, осень наступает, Но в сердце не смолкает голос тот. Он из далёких лет, из родных краёв, Он из нашей юности не вернётся. Встречают нас по-прежнему у дороги Шумящие кудрявые берёзы. В таком напевном шуме берёз Звучит особая мелодия родины. Проходят годы, осень наступает, Но в сердце не смолкает голос тот. Он из далёких лет, из родных краёв, Он из нашей юности не вернётся. Пусть дороги не разлучают нас с родным краем, Чаще будем возвращаться в родные места. Прохладные родники, пение птиц Пусть станут исцелением для сердца. Проходят годы, осень наступает, Но в сердце не смолкает голос тот. Он из далёких лет, из родных краёв, Он из нашей юности не вернётся.