Туган авылым - Айбаш (беренче вариант)

Родная деревня моя - Айбаш (первый вариант)

Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Балачак сукмагы буйлап атлап киләм, Хатирәләр ташый күңелдә. Әнкәемнең назлы, җылы күз карашы Онытылмый әле бүген дә. Туган авылым Айбаш, изге хатирәдәй Саклыйм сине күңелем түрендә. Якты йолдыз кебек, сүнмәс маяк булып, Балкы мәңге гомерем күгендә. Сабый чакта бергә йөгереп-уйнап үскән Болыннарда йөрим моңланып. Үткәндәге барлык өмет-хыялларым Кала каеннарга уралып. Туган авылым Айбаш, изге хатирәдәй Саклыйм сине күңелем түрендә. Якты йолдыз кебек, сүнмәс маяк булып, Балкы мәңге гомерем күгендә. Мин бәхетле Җирдә: әле һаман бар бит Килеп сыеныр туган нигезем. Язмышымның борма-борма юлларыннан Туган якка кайтып килешем. Туган авылым Айбаш, изге хатирәдәй Саклыйм сине күңелем түрендә. Якты йолдыз кебек, сүнмәс маяк булып, Балкы мәңге гомерем күгендә.

Русский перевод

Иду по тропе детства, В душе несутся воспоминания. Нежный, тёплый взгляд мамы Не забывается и сегодня. Родная деревня моя Айбаш, словно святое воспоминание, Храню тебя в глубине души. Как яркая звезда, как неугасаемый маяк, Сияешь вечно на небосклоне жизни моей. В детстве, вместе бегая и играя, Хожу по лугам, напевая. Все прошлогодние надежды и мечты Остались прижавшись к берёзам. Родная деревня моя Айбаш, словно святое воспоминание, Храню тебя в глубине души. Как яркая звезда, как неугасаемый маяк, Сияешь вечно на небосклоне жизни моей. Я счастлив на Земле: всё ещё есть Родной очаг, где можно укрыться. С извилистых троп судьбы моей Возвращаюсь в родные края. Родная деревня моя Айбаш, словно святое воспоминание, Храню тебя в глубине души. Как яркая звезда, как неугасаемый маяк, Сияешь вечно на небосклоне жизни моей.