Онытылмас яшьлек еллары

Незабываемые годы юности

Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Талгын гына үтә айлар, еллар Сүтә-сүтә гомер йомгагын. Гомер узган саен искә төшә Онытылмас яшьлек еллары. Кушымта: Ничек кенә күңел талпынса да, Кайтып булмый шул яшь чакларга. Яшьлектәге керсез саф хисләрне Насыйп булсын мәңге сакларга. Язгы күкрәү сыман яшьлек таңы Ни арада шулай үткән дә. Тәүге яшьлек сукмаклары буйлап Хыялымда кайтам үткәнгә. Ямьле яшьлек кайтавазы булып, Җырлар туа һаман күңелдә. Мәңге шиңмәс гүзәл чәчкә кебек Саклана ул йөрәк түрендә.

Русский перевод

Тихо тают месяцы и годы, Распуская жизни клубок. С каждым годом в памяти восходит Незабываемый юности порог. Припев: Как бы сердце ни тянулось снова, Не вернуть тех юных дней назад. Пусть в душе хранится неизменно Юности безгрешный, чистый взгляд. Как весенний гром, рассветы юности Как-то вмиг промчались, утекли. По тропинкам первых лет мечтая, Я в былое мысленно вернусь. Эхом светлой юности звучащим Песни всё рождаются в груди. Как цветок, что не увянет вечно, Сберегается в глубине сердца.