Көзге моң (өченче вариант)

Осенняя грусть (третий вариант)

Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Гомерләрнең язы ни арада үткән, Чәчләргә чал салып гомер көзе җиткән. Яшьлек хыяллары, онытылмас назлары Гомер диңгезендә гүя талмас җилкән. Яфрак коела җиргә сары юрган булып, Йөрәк өзгәләнә мөлдерәмә тулып. Узган гомерләрнең кайтавазы булып, Талгын гына яшен коя моңсу болыт. Яшьлектән килгән ул сүрелмәс хисләрдә Сөю тулу, назлы онытылмас кичләр дә. Парлы җаннар алар барыбер бәхетле, Парсыз калганарга, әйтегез, нишләргә. Яфрак коела җиргә сары юрган булып, Йөрәк өзгәләнә мөлдерәмә тулып. Узган гомерләрнең кайтавазы булып, Талгын гына яшен коя моңсу болыт. Ялгыз җанның күңеле, әйтерсең, пыяла. Ялгыш сүз, караштан ул бик тиз уала. Ялгызлар тәрәздән ала алмый күзен, Парын көткәннәргә, Ходаем, бир түзем. Яфрак коела җиргә сары юрган булып, Йөрәк өзгәләнә мөлдерәмә тулып. Узган гомерләрнең кайтавазы булып, Талгын гына яшен коя моңсу болыт.

Русский перевод

Весна жизни прошла незаметно когда-то, Сединой окропив, осень жизни настала. Юности мечты и незабвенная нежность - Словно парус в морях бытия неустанный. Листья падают наземь жёлтым одеялом, Сердце замирает, хрусталём наполняясь. Словно эхо ушедших далёких столетий, Тихо слёзы роняет печальное облако. Из той юности чувства незабываемы, Полные любви, нежные вечера те. Те, кто в паре - всё равно счастливы, А оставшимся в одиночестве - что же делать? Листья падают наземь жёлтым одеялом, Сердце замирает, хрусталём наполняясь. Словно эхо ушедших далёких столетий, Тихо слёзы роняет печальное облако. Одинокая душа, скажешь ты, как чаша, От неверного слова, взгляда сразу ранима. Одинокие от окна не могут отвести взор, Тем, кто пару свою ждёт, Боже, дай терпение. Листья падают наземь жёлтым одеялом, Сердце замирает, хрусталём наполняясь. Словно эхо ушедших далёких столетий, Тихо слёзы роняет печальное облако.