Кадерле кешемә

Дорогому человеку

Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Икәү бергә үткән сукмаклардан Йөрим әле һаман моңланып. Бергә чаклар инде артта калган, Сизелмәде гомер узганы. Төшләремә кереп юатсаң да, Рәхмәт әйтер идем үзеңә. Язмыш җилләреннән ышыкларга Йөрәк җылың җитми күңелгә. Чәчләреңә япкан ак яулыгың Җылысын саклый гүя бүген дә. Аклык, сафлык сөйгән изге күңелең Мәңге яши йөрәк түрендә. Төшләремә кереп юатсаң да, Рәхмәт әйтер идем үзеңә. Язмыш җилләреннән ышыкларга Йөрәк җылың җитми күңелгә. Сабый чактагыдый сөеп-назлап, Чәчләремнән кабат сыйпа әле. Йөрәк һаман сине сагынып көтә, Күңелемнең моңсу бер мәле. Төшләремә кереп юатсаң да, Рәхмәт әйтер идем үзеңә. Язмыш җилләреннән ышыкларга Йөрәк җылың җитми күңелгә.

Русский перевод

По тропинкам, что вместе прошли, Я иду, всё тоскуя, один. Наши дни уже стали вдали, Не заметил, как век мой прошёл. Хоть в мои сны придёшь утешать, Я бы «спасибо» тебе сказал. От ветров судьбы укрывать - Тепла сердца душе не хватало. Белый платок, что на волосы лег, Словно ныне хранит его жар. Святое сердце, любящее свет, Вечно живёт в глубине души. Хоть в мои сны придёшь утешать, Я бы «спасибо» тебе сказал. От ветров судьбы укрывать - Тепла сердца душе не хватало. Как в младенчестве, лаской согрей, Снова волосы мне пригладь. Сердце всё ещё ждёт и тоскует, Настает в душе грустный час. Хоть в мои сны придёшь утешать, Я бы «спасибо» тебе сказал. От ветров судьбы укрывать - Тепла сердца душе не хватало.