Алда әле якты таңнар бар

Впереди еще светлые зори

Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Язлар җитсә, күңелем канатлана, Ашкынамын туган якларга. Тәүге ояларын сагынып кайта Ераклардан сайрар кошлар да. Гомер үтә диеп моңсуланмыйк, Алда әле якты таңнар бар. Күңелләрне назлап иркәләрлек Өмет тулы ямьле язлар бар. Җәйләр җитсә, бигрәк сагындыра Яшел хәтфә болын-тугайлар. Печән исе катыш челләләре, Җиләккә бай ямьле аланнар. Гомер үтә диеп моңсуланмыйк, Алда әле якты таңнар бар. Күңелләрне назлап иркәләрлек Өмет тулы ямьле язлар бар. Көзләр җитсә, озатып карап калам Моңсу гына очкан кошларны. Күңел ияләнгәч, бигрәк авыр Ташлап китү туган якларны. Гомер үтә диеп моңсуланмыйк, Алда әле якты таңнар бар. Күңелләрне назлап иркәләрлек Өмет тулы ямьле язлар бар. Кышлар җитсә, сокланып туялмыйм Талгын гына яуган карларга. Ак мамыктай энҗе бөртекләре Сафлык булып иңә җаннарга. Гомер үтә диеп моңсуланмыйк, Алда әле якты таңнар бар. Күңелләрне назлап иркәләрлек Өмет тулы ямьле язлар бар.

Русский перевод

Придет весна - душа моя взлетает, Спешу я к родным краям. По первым гнездам тоскуя, возвращаются Из дальних стран певчие птицы. Не будем тосковать: «уходит жизнь», Впереди еще светлые зори. Есть ласковые, полные надежды Красивые весны, что греют сердца. Придет лето - особенно манят Зеленым бархатом луга и поймы. Зной, смешанный с запахом сена, Ягодные, дивные поляны. Не будем тосковать: «уходит жизнь», Впереди еще светлые зори. Есть ласковые, полные надежды Красивые весны, что греют сердца. Придет осень - провожаю взглядом Печально летящих птиц. Когда привыкнешь сердцем - так тяжко Покидать родные края. Не будем тосковать: «уходит жизнь», Впереди еще светлые зори. Есть ласковые, полные надежды Красивые весны, что греют сердца. Придет зима - не нагляжусь На медленно падающий снег. Жемчужные зерна, как белый пух, Чистотою нисходят в души. Не будем тосковать: «уходит жизнь», Впереди еще светлые зори. Есть ласковые, полные надежды Красивые весны, что греют сердца.