Йөрәгем бит һаман яшь әле

Сердце моё всё ещё молодо

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Кабан күлендәге сердәш аккошларның Берсе кайткан ялгыз, пары юк инде. Ярларына басып сиңа җырлар идем, Кушылмассың, беләм, соң инде. Соң икәнен беләм, беләм, соң булсын, Соң булса да, әйдә, әйдә, уң булсын. Урамнарда күрсәң, күрсәң дәш әле, Йөрәгем бит һаман яшь әле. Бөдрә чәчен артка җилләр тарап салган Каен кызы, сөйлә, сөйлә сереңне. Җан җылыңны биреп кабат яратырга Аңлыйм, җаный, аңлыйм, соң инде. Соң икәнен беләм, беләм, соң булсын, Соң булса да, әйдә, әйдә, уң булсын. Урамнарда күрсәң, күрсәң дәш әле, Йөрәгем бит һаман яшь әле. Кабан күле өстен куе томан сарган, Ярларында хәзер синсез моң инде. Башым иеп әгәр синең янга килсәм, Кичермәссең, беләм, беләм, соң инде. Соң икәнен беләм, беләм, соң булсын, Соң булса да, әйдә, әйдә, уң булсын. Урамнарда күрсәң, күрсәң дәш әле, Йөрәгем бит һаман яшь әле.

Русский перевод

Из кабанского озера, двух доверчивых лебедей, Один вернулся в одиночестве, без пары уж. Я бы на берег вышел и спел бы тебе, Не сольёшься, знаю, поздно уж. Знаю, поздно, знаю, пусть и поздно, Пусть и поздно - лишь бы к добру. Если встретишь на улицах - окликни, Сердце моё всё ещё молодо. Ветры назад расчесали кудри твои, Девушка-берёза, поведай тайну мне. Душевным теплом вновь тебя любить - Понимаю, родная, понимаю, поздно мне. Знаю, поздно, знаю, пусть и поздно, Пусть и поздно - лишь бы к добру. Если встретишь на улицах - окликни, Сердце моё всё ещё молодо. Над Кабаном густой туман повис, На его берегах теперь тоска без тебя. Если голову склонив, к тебе приду - Не простишь, я знаю, знаю, поздно уж. Знаю, поздно, знаю, пусть и поздно, Пусть и поздно - лишь бы к добру. Если встретишь на улицах - окликни, Сердце моё всё ещё молодо.