Сагыныр өчен

Чтобы тосковать

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Челтерәп аккан чишмәле, Айлы, кояшлы ягым. Кем генә сагынмый икән Әкияттәй бала чагын. Авылымнан киттем, авылымны Шашып сагыныр өчен; Язгы ташкын булып кайтып, Таңда каршына тезләнеп, Кат-кат табыныр өчен. Чапгы яный чишмәлектә, Кем булсын, әткәй җаным. Әнкәй судан кайтып килә, Талир тәңкәләр тагып. Авылымнан киттем, авылымны Шашып сагыныр өчен; Язгы ташкын булып кайтып, Таңда каршына тезләнеп, Кат-кат табыныр өчен. Күкләреннән йолдыз чүпләп, Күзләрне күзгә багып... Ничек сагынмасын күңел Сөекле авыл таңын. Авылымнан киттем, авылымны Шашып сагыныр өчен; Язгы ташкын булып кайтып, Таңда каршына тезләнеп, Кат-кат табыныр өчен.

Русский перевод

Журчит родник в моей стороне, Лунной, солнечной, светлой. Кто не тоскует в тишине По сказочному детству? Я из деревни ушёл - чтобы Безумно по ней тосковать; Вернуться, как весенний разлив, На заре пред нею склониться, Многократно поклониться. Костёр пылает у родника, Кто же там - мой отец родной. Мать возвращается от воды, С талерами на груди. Я из деревни ушёл - чтобы Безумно по ней тосковать; Вернуться, как весенний разлив, На заре пред нею склониться, Многократно поклониться. С неба звёзды бы я срывал, Глядя в глаза, в глаза... Как не тосковать душе По любимой деревенской заре. Я из деревни ушёл - чтобы Безумно по ней тосковать; Вернуться, как весенний разлив, На заре пред нею склониться, Многократно поклониться.