Әйләнеп кайтыгыз

Возвращайтесь

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Агыла тын гына, Җыр булып моң гына, Кемнәрдер кайларга китәләр... Сагыштан янганнар, Яшьләре тамганнар Юлларда өзелеп көтәләр. Күңелдә йөргән яр, Төшләргә кергән яр, Кайсыбыз сагынмый, әйтегез?! Яшьлекнең таңына, Вәгъдәләр хакына Тизрәк әйләнеп кайтыгыз. Парлылар бергәләп, Йөрәкне телгәләп, Күңелне әрнетеп үтәләр. Олы юл чатында Күрешү көннәрен Ялгызлар зарыгып көтәләр. Күңелдә йөргән яр, Төшләргә кергән яр, Кайсыбыз сагынмый, әйтегез?! Яшьлекнең таңына, Вәгъдәләр хакына Тизрәк әйләнеп кайтыгыз. Туган җир тарта ул, Исәннәр кайта ул, Кавышу көннәрен беләләр. Хәбәрсез югалган Дусларын юллардан Тол кызлар һаман да көтәләр. Күңелдә йөргән яр, Төшләргә кергән яр, Кайсыбыз сагынмый әйтегез?! Яшьлекнең таңына, Вәгъдәләр хакына Тизрәк әйләнеп кайтыгыз.

Русский перевод

Тихонько плывёт, Становится песней, одной лишь тоской, Куда-то уходят они... Сгорая от грусти, Слезами пролиты, На дорогах их ждут без конца. Любимый в душе, Любимый во снах, Кто ж не тоскует, скажите?! К рассвету юности, Во имя обещаний Скорей возвращайтесь домой. Пары идут, Сердца разрывая, Душу раня, мимо проходят. На перекрёстках больших дорог Дни встречи Одинокие ждут с тоской. Любимый в душе, Любимый во снах, Кто ж не тоскует, скажите?! К рассвету юности, Во имя обещаний Скорей возвращайтесь домой. Родная земля зовёт, Живые вернутся, Знают дни воссоединенья. Без вести пропавших Друзей на дорогах Вдовы всё так же ждут. Любимый в душе, Любимый во снах, Кто ж не тоскует, скажите?! К рассвету юности, Во имя обещаний Скорей возвращайтесь домой.