Бир кулыңны, гүзәлем

Дай мне руку, красавица

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Агым суга ташламыйлар Ак каен каерысын; Аккошлар да бергә-бергә, Без нигә аерым соң? Бир кулыңны, гүзәлем, Синсез өзелә үзәгем. Иртән торып тәрәз ачтым Гөрли күгәрченнәрем; Бик сагындым, бәгырькәем, Килә күрәселәрем. Бир кулыңны, гүзәлем, Синсез өзелә үзәгем. Сандугач баласын тоттым Урман аланнарыннан; Синең хәлләреңне сорыйм Былбыл балаларыннан. Бир кулыңны, гүзәлем, Синсез өзелә үзәгем. Биек таудан чәчәк җыйдым, Җыймадым сарыларын; Үзең тапсаң, миңа да бир Сабырлык даруларын. Бир кулыңны, гүзәлем, Синсез өзелә үзәгем.

Русский перевод

В быстрый ток не бросят, нет, Корни белых берёз; Лебеди всегда вдвоём - Почему же мы врозь? Дай мне руку, красавица, Без тебя сердце рвётся. Рано встал, окно распахнул - Гулко воркуют голуби; Очень скучал, душа моя, Когда ж тебя увижу я? Дай мне руку, красавица, Без тебя сердце рвётся. Птенца соловья поймал На поляне в лесу; О тебе, о твоих делах У соловьят спрошу. Дай мне руку, красавица, Без тебя сердце рвётся. С высокой горы цветы рвал - Не срывал я жёлтых; Если найдёшь - и мне подай Лекарство терпенья долгого. Дай мне руку, красавица, Без тебя сердце рвётся.