Ярап булмый хатынга

Жене не угодишь

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Тәмәкене тартмадым, Эчә идем - ташладым. Эшемнән дә вакытында Өйгә кайта башладым, Һай, шулай да эш харап: Хатынга булмый ярап. Уртанчысын уйнатам, Иң кечесен йоклатам. Чебен тими чер иткәнен Елавыннан туктатам, Һай, барыбер эш харап: Хатынга булмый ярап. Суын булса - китерәм, Керен булса - киптерәм; Идәнен булса - себереп, Көзгедәй ялт иттерәм, Һай, болай да эш харап: Хатынга булмый ярап. Тозлыйм кыяр, каклыйм каз... Ял итим дисәм бераз: «Син - ир кеше, сиңа, - ди ул, - Җитмеш төрле һөнәр аз!» Уф, арыдым... эш харап: Ничек тә булмый ярап!

Русский перевод

Я не курил табак, Ехать хотел - бросил. С работы вовремя домой Возвращаться стал, Ай, всё равно пропал труд: Жене не угодишь. Со средним играю, Самого малого убаюкиваю. Как муха назойливо жужжит Её плач останавливаю, Ай, всё равно пропал труд: Жене не угодишь. Если вода - принесу, Если мокрое - высушу; Если пол - подмету, Как зеркало блестеть заставлю, Ай, и так пропал труд: Жене не угодишь. Солю огурцы, копаю картошку... Отдохнуть хочется чуть-чуть: «Ты же мужчина, тебе, - говорит она, - Семьдесят ремёсел мало!» Ух, устал... пропал труд: Как ни крути - не угодишь!