Бәрәңге

Картошка

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Вак-вак итеп турап, яшь киленнәр Табаларда сине биетә; Кайнар боткаң ашап, эшчән ирләр Тәннәренә җылы йөгертә. Йодрык кадәрле. Йомры гәүдәле, Ак тәнле, Ах, тәмле, Бигрәк тәмле бәрәңге! Күлмәгеңне салып, моңсуланып, Кайнар шулпаларга төшәсең. Мич кызуында алсуланып, Учак көлләрендә пешәсең. Йодрык кадәрле. Йомры гәүдәле, Ак тәнле, Ах, тәмле, Бигрәк тәмле бәрәңге! Тукай да бит сине җырга керткән, Бабайлар да мактап сөйләгән; Бер як та юк сине яратмаган, Беркем дә юк сине сөймәгән. Йодрык кадәрле. Йомры гәүдәле, Ак тәнле, Ах, тәмле, Бигрәк тәмле бәрәңге!

Русский перевод

Мелко-моелко режут тебя молодые невестки, На сковородах в пляс тебя ведут; Сытной каши отведав, трудовые мужи По телу тепло разнесут. С кулак величиной, Круглый, налитой, Белой кожей, Ах, сладкий, До чего же вкусен картофель! Сбросив рубашку, грустно вздыхая, В горячие супы ныряешь ты. В жару печи румянешься, В пепле очага допекаешься ты. С кулак величиной, Круглый, налитой, Белой кожей, Ах, сладкий, До чего же вкусен картофель! И Тукай тебя в песню вплел, И деды хвалой о тебе говорили; Нет края, что бы тебя не любил, Нет никого, кто б тебя не лелеял. С кулак величиной, Круглый, налитой, Белой кожей, Ах, сладкий, До чего же вкусен картофель!