Әлдә әле туганнарым бар

Как хорошо, что есть родные

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Тормыш сукмагыннан атлаганда Зур таяныч бит ул туганнар. Туган диеп өзелеп торган өчен Ерак аралар да якыннар. Язмыш үзе бүләк итә бит ул, Туганнарны сайлап алмыйлар. Горурланып яшим җир йөзендә, Әлдә әле туганнарым бар. Үзе бәхет якыннарың белән Кайгы-шатлыкларны бүлешү. Яшәргә көч өсти һәм дәрт бирә Алар белән кабат күрешү. Язмыш үзе бүләк итә бит ул, Туганнарны сайлап алмыйлар. Горурланып яшим җир йөзендә, Әлдә әле туганнарым бар. Терәк булып, кирәк булып кына Яшик янып бер-беребез өчен, Бердәмлектә, татулыкта гына, Туганлыкның тоеп чын көчен. Язмыш үзе бүләк итә бит ул, Туганнарны сайлап алмыйлар. Горурланып яшим җир йөзендә, Әлдә әле туганнарым бар. Горурланып яшим җир йөзендә, Әлдә әле туганнарым бар... Әлдә әле туганнарым бар...

Русский перевод

Шагая по тропе своей жизни, Большая опора - родные. За то, что ждут, зовут родней, тоскуют, Дальние дали становятся близки. Сама судьба их дарит, знаешь, Родных не выбирают никогда. Горжусь и живу на этой земле, Как хорошо, что есть мои родные. Само ведь счастье - быть с близкими, Делить и горе, и радость. Сил прибавляет, огонь дает Вновь с ними свидание желанное. Сама судьба их дарит, знаешь, Родных не выбирают никогда. Горжусь и живу на этой земле, Как хорошо, что есть мои родные. Быть опорой, быть нужным друг другу, Гореть, живя друг для друга, Лишь в единстве, в мире и согласии Ощутим мы родства настоящую силу. Сама судьба их дарит, знаешь, Родных не выбирают никогда. Горжусь и живу на этой земле, Как хорошо, что есть мои родные. Горжусь и живу на этой земле, Как хорошо, что есть мои родные... Как хорошо, что есть мои родные...