Оригинальный текст
Язлар, язлар алып килә назлар,
Сихри нурлар сибә дөньяга.
Шатлык булып, илһам булып килә,
Бу җанымнан шигъри моң ага!
Язлар, язлар, йөрәк җилкенүдән
Хисләр сыймый күңел ярына!
Язлар, ташкын аның кочагында,
Барам тәүге сөю ягына!
Язлар, язлар, саф мәхәббәт килер,
Җанга шатлык нуры таратыр.
Сөю назга, бәхетләргә төргән
Бу язларны һәркем яратыр!
Язлар, язлар, йөрәк җилкенүдән
Хисләр сыймый күңел ярына!
Язлар, ташкын аның кочагында,
Барам тәүге сөю ягына!
Язлар, язлар алып килә назлар,
Сихри нурлар сибә дөньяга.
Шатлык булып, илһам булып килә,
Бу җанымнан шигъри моң ага!
Язлар, язлар йөрәк җилкенүдән
Хисләр сыймый күңел ярына!
Язлар, ташкын аның кочагында,
Барам тәүге сөю ягына!
Язлар, язлар,
Язлар, ташкын аның кочагында,
Барам тәүге сөю ягына!..
Русский перевод
Весны, весны приносят ласку,
Чародейный свет рассыпают миру.
Приходят радостью, приходят вдохновеньем,
И из души моей струится песня!
Весны, весны - сердце встрепенётся,
Чувствам тесно на краю души!
Весны, в объятьях их - могучий поток,
Я иду к своей первой любви!
Весны, весны - чистая любовь придёт,
В душу разольётся светом счастья.
Любовь, укутанная нежностью и радостью,
Эти весны каждый полюбит!
Весны, весны - сердце встрепенётся,
Чувствам тесно на краю души!
Весны, в объятьях их - могучий поток,
Я иду к своей первой любви!
Весны, весны приносят ласку,
Чародейный свет рассыпают миру.
Приходят радостью, приходят вдохновеньем,
И из души моей струится песня!
Весны, весны - сердце встрепенётся,
Чувствам тесно на краю души!
Весны, в объятьях их - могучий поток,
Я иду к своей первой любви!
Весны, весны,
Весны, в объятьях их - могучий поток,
Я иду к своей первой любви!..