Карлыгандай күзләрең

Смородиновые глаза

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Күңел бакчамда син - иркә гөлем, Сылу чәчкәгә тиңлимен үзең. Карлыган кебек кара күзләрең, Гашыйк булганымны сизмәдем. Карлыгандай күзләрең, Наз тулы, елмаюлы йөзләрең. Сине генә сөям бит, гүзәлем, Уйлап гел сине, яна бит йөрәгем, Карлыгандай күзләрең. Яннарымнан узсаң күз сирпеп кенә Йөрәгем син дип ашкынып тибә. Карлыган кебек кара күзләрең Күрмичә ничек түзәрмен. Карлыгандай күзләрең, Наз тулы, елмаюлы йөзләрең. Сине генә сөям бит, гүзәлем, Уйлап гел сине, яна бит йөрәгем, Карлыгандай күзләрең. Татлы иреннәрең карлыган төсле, Күзләреңә карап туялмам төсле. Мәхәббәткә күмеп, назлап иркәләп, Әйдә, барыйк бергәләп!

Русский перевод

В саду моей души ты - нежный цветок, Тебя к прекрасным розам приравнял я. Черные глаза, как смородина, Не заметил, как влюбился я. Смородиновые глаза, Ласковый, улыбчивый твой лик. Лишь тебя люблю, моя краса, Думая о тебе, горит мое сердце, Смородиновые глаза. Когда проходишь рядом, лишь ресницами взмахнешь - И сердце бьется, шепчет: «ты». Черные глаза, как смородина, Как мне вынести, не видя их? Смородиновые глаза, Ласковый, улыбчивый твой лик. Лишь тебя люблю, моя краса, Думая о тебе, горит мое сердце, Смородиновые глаза. Сладкие губы - цвета смородины, Ненасытно глядеть в твои глаза. В любви утопая, лаская, холя, Давай пойдем вместе!