Яшиселәр килә (беренче вариант)

Хочется жить (первый вариант)

Композитор
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Беләсеңме, синең белән җирдә Гөрләттереп яшиселәр килә! Сине генә сөеп һәм үзем сөелеп, Изге җаннар белән тирә-юньдә. Беләсеңме, синең белән җирдә: Таңнарымны каршылыйсым килә! Карашыңны тоеп йөзләремдә, Барысы да йоклаган иртәдә. Беләсеңме, синең белән җирдә: Яшиселәр килә мәңге бергә! Балаларга үрнәк булып гел дә, Онытылмаслык булып киткәчтен дә. Беләсеңме, синең белән җирдә: Булсын иде иңнәр гел дә иңдә. Авыр мизгелләрне икәү генә бергә Җиңеп барсак иде без гомергә. Беләсеңме, синең белән җирдә: Уйсак инде тик яхшы хатирә. Яхшылыклар белән искә алып, Без елмайсак иде үткән көнгә. Беләсеңме, синең белән җирдә: Яшиселәр килә мәңге бергә! Балаларга үрнәк булып гел дә, Онытылмаслык булып киткәчтен дә.

Русский перевод

Знаешь ли, с тобой на этой земле Хочется жить, звуча во весь размах! Только тебя любя и любимой быть, С чистыми душами рядом, в округах. Знаешь ли, с тобой на этой земле: Встречать рассветы мне так хочется! Твой взгляд ощущая на моем лице, В то раннее утро, когда все спят. Знаешь ли, с тобой на этой земле: Хочется жить нам вечно вместе! Быть детям примером всегда, И незабываемыми, даже когда уйдем. Знаешь ли, с тобой на этой земле: Пусть плечи всегда будут плечом к плечу. Тяжкие минуты вдвоем, лишь вместе, Побеждать бы нам их всю жизнь. Знаешь ли, с тобой на этой земле: Думать бы только о доброй памяти. Добром вспоминая, Улыбаться бы нам ушедшим дням. Знаешь ли, с тобой на этой земле: Хочется жить нам вечно вместе! Быть детям примером всегда, И незабываемыми, даже когда уйдем.