Чияле тау

Вишневая гора

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
14.05.2026

Оригинальный текст

Чияле тау юлларыннан, юлларыннан Ярсып чаба атларым, атларым. Берүк миңа сүз катмагыз, сүз катмагыз, Уйлап аткан чакларым, чакларым. Чияле тау чияләре Күзләрне камаштыра. Бу мәхаббәт никләр болай Тилертә, саташтыра? Чиялек тау чияләре, чияләре Тәмле кызарып пешкәч тә, тәмле пешкәч. Ни хәлләр генә итим соң, нишлим соң мин, Күзләрем сиңа төшкәч, сиңа төшкәч? Чияле тау чияләре Күзләрне камаштыра. Бу мәхаббәт никләр болай Тилертә, саташтыра? Чияле тау чияләрен, чияләрен Чиләк-чиләк җыярлык, җыярлык. Олыгайгач көлке булыр, көлке булыр Яшь чактагы җүләрлек, җүләрлек. Чияле тау чияләре Күзләрне камаштыра. Бу мәхаббәт никләр болай Тилертә, саташтыра?

Русский перевод

По дорогам Чияле тау, по дорогам, Горячо мчатся мои кони, мои кони. Только не заговаривайте со мной, не заговаривайте, Когда я еду, погружённый в думы, в думы. Вишни Чияле тау Слепят глаза. Почему же эта любовь так Безумит и сбивает с толку? Вишни Чияле тау, вишни, Когда сладко краснеют и созревают, сладко созревают, Что же мне делать, что же делать мне, Когда мой взгляд падает на тебя, на тебя? Вишни Чияле тау Слепят глаза. Почему же эта любовь так Безумит и сбивает с толку? Вишни Чияле тау, вишни, Можно собирать вёдрами, вёдрами. Когда состаримся, смешным покажется, смешным покажется Безрассудство юных лет, безрассудство. Вишни Чияле тау Слепят глаза. Почему же эта любовь так Безумит и сбивает с толку?