Син мине эзләмә

Ты меня не ищи

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Бәхетле бул, иркәм, бәхетле, Һәм мине эзләмә, Шалтыратма ялгыз төннәрен! Шалтыратма миңа! Ышан инде миңа, ышан миңа, Барысы да булыр, Өмет белән тулса йөрәгең, Тулса йөрәгең! Син мине эзләмә, Урамда күзләмә, Безнең хисләр калды, калды күмергә! Тугры булырмын дип, Йөргән идең, җаным, Хуш һәм сау бул инде, сау бул гомергә! Бәхетле бул, иркәм, бәхетле, Яннарыма килмә. Бүтән, кадерлем, бүтән инде Артларымнан йөрмә! Эзләмә син мине, эзләмә, Һәм көтмә очрашуны! Юллар ябык мәңге үткәнгә, Ник аңламыйсың шуны?! Син мине эзләмә, Урамда күзләмә, Безнең хисләр калды, калды күмергә! Тугры булырмын дип, Йөргән идең, җаным, Хуш һәм сау бул инде, сау бул гомергә! Үткәннәргә юллар Булмаган икәнен Кирәк миңа күптән аңларга. Һәрбер иртә саен, Юк, сиңа түгел, Сәлам бирәм алсу таңнарга! Син мине эзләмә, Урамда күзләмә, Безнең хисләр калды, калды күмергә! Тугры булырмын дип, Йөргән идең, җаным, Хуш һәм сау бул инде, сау бул гомергә!

Русский перевод

Будь счастлива, милая, счастлива, И меня не ищи, Не звони в одинокие ночи! Не звони мне! Ты поверь мне, поверь мне, Все еще будет, Если сердце наполнится верой, Наполнится верой! Ты меня не ищи, На улицах не карауль, Наши чувства остались, остались пеплом! Ты клялся быть верным, Ходил за мной, душа, Прощай и будь здорова, здорова навек! Будь счастлива, милая, счастлива, Ко мне не приходи. Больше, родная, больше За мною не ходи! Не ищи ты меня, не ищи, И не жди нашей встречи! Путь в прошлое навеки закрыт - Ну почему не поймешь ты?! Ты меня не ищи, На улицах не карауль, Наши чувства остались, остались пеплом! Ты клялся быть верным, Ходил за мной, душа, Прощай и будь здорова, здорова навек! Нужно мне давно понять, Что дороги в прошлое Для нас не существуют. Каждое утро, Нет, не тебе, Я шлю привет румяным рассветам! Ты меня не ищи, На улицах не карауль, Наши чувства остались, остались пеплом! Ты клялся быть верным, Ходил за мной, душа, Прощай и будь здорова, здорова навек!