Оригинальный текст
Тагын да язлар килә, кояш елмаеп көлә,
Мәхаббәтнең ялгышлары йөрәкне телә, телә!
Тамчылар тамган чакта, кар-сулар аккан чакта,
Ни өчен соң тилмерәбез икебез ике якта?
Язгы өмет яңара, карыйм алсу таңнарга,
Бер карашың җитәр иде күңелемне аңларга!
Тамчылар тамган чакта, кар-сулар аккан чакта,
Ни өчен соң тилмерәбез икебез ике якта?
Бәллүр тамчы җырына талда бөре уяна,
Безне кавыштырыр өчен язлар килә дөньяга!
Тамчылар тамган чакта, кар-сулар аккан чакта,
Ни өчен соң тилмерәбез икебез ике якта?
Русский перевод
Снова весны идут, солнце смеясь золотится,
Ошибки любви резали сердце - режут, как нити.
Капают капли с крыш, бегут по снегам ручьи,
Почему мы томимся, по разные стороны дни?
Весенняя надежда оживает в рассветный час,
Одного твоего взгляда хватило б понять мой рассказ.
Капают капли с крыш, бегут по снегам ручьи,
Почему мы томимся, по разные стороны дни?
На хрустальный звон капели ива почку раскрыла едва,
Чтобы нас соединить, в мир приходят весны, любя.
Капают капли с крыш, бегут по снегам ручьи,
Почему мы томимся, по разные стороны дни?