Җаным-җаныкаем

Душа моя, душенька

Композитор
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Газиз җаным диеп, Күнелемә тиеп, Дәшәсең бит миңа син генә. Йөрәгемә тулып, Сихри бер нур булып, Күзләремнән бәхет түгелә! Син ышанасыңмы? Һәрбер сулышымны Синең белән килә аласым. Кичен күзем йомып, Таннарда уянып, Иңнәреңә башым саласым. Синнән башка читләр Йөрәгемдә бикләр Күреп күпме китте борылып. Тик син генә бүтән Хыялларда йөрткән Яннарыңа очам том(ы)рылып. Син ышанасыңмы? Һәрбер сулышымны Синең белән килә аласым. Кичен күзем йомып, Таннарда уянып, Иңнәреңә башым саласым. Синең белән генә Миңа якты җирдә Кирәк көзләр, кышлар һәм җәйләр. Җаным, җаныкаем, Сине күргән саен Күңлемдә чәчәк ата гөлләр . Син ышанасыңмы? Һәрбер сулышымны Синең белән килә аласым. Кичен күзем йомып, Таннарда уянып, Иңнәреңә башым саласым.

Русский перевод

Ты зовешь меня: «душа моя», К сердцу моему прикасаясь, Лишь ты одна меня зовешь. Наполняешь сердце светом, Словно волшебным лучом - И счастье льется из моих глаз! Ты веришь ли? Каждый мой вдох Хочу с тобою разделять. Вечером глаза закрыв, На рассвете пробуждаясь, Хочу к твоим плечам склонять главу. Без тебя чужие Сердце мне запирали - Скольких увидев, я ушла, отвернувшись. Только ты одна иная, В мечтах носимая, К тебе лечу, окрыленная. Ты веришь ли? Каждый мой вдох Хочу с тобою разделять. Вечером глаза закрыв, На рассвете пробуждаясь, Хочу к твоим плечам склонять главу. Только с тобой на этом свете Мне нужны осени, зимы и лета. Душа моя, душенька, Всякий раз, когда вижу тебя, В моей душе цветы расцветают. Ты веришь ли? Каждый мой вдох Хочу с тобою разделять. Вечером глаза закрыв, На рассвете пробуждаясь, Хочу к твоим плечам склонять главу.