Туй җыры (сигезенче вариант)

Свадебная песня (восьмой вариант)

Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Сөюнең сафлыгын, тугрылыкны Ахыргыча керсез саклагыз. Бер-береңне тыңлап, аңлап һәрчак, Гомер юлларыннан атлагыз. Ике йөрәк, ике гомер юлы Бу минутта бүген берләшә. Пар былбылдай гөрләшеп, яратышып Очыгыз сез һәрчак янәшә. Гаилә учагыгыз якты булсын, Сүрелмәсен бер дә җылысы. Сабыйлы да булсын сезнең оя, Шушы бәхетләрнең зурысы. Ике йөрәк, ике гомер юлы Бу минутта бүген берләшә. Пар былбылдай гөрләшеп, яратышып Очыгыз сез һәрчак янәшә. Менәлмәслек таулар юк ул җирдә, Сәламәтлек булсын иң элек. Яшәгез сез икәү һәрвакытта, Ап-ак бәхетләргә күмелеп! Ике йөрәк, ике гомер юлы Бу минутта бүген берләшә. Пар былбылдай гөрләшеп, яратышып Очыгыз сез һәрчак янәшә.

Русский перевод

Любви чистоту и верность друг другу До самого конца храните свято. Друг друга слушая, всегда понимая, Шагайте вместе по дорогам жизни. Два сердца, два пути по жизни В эту минуту сегодня сливаются. Как пара соловьёв, воркуя и любя, Парите вы всегда рядом, вместе. Пусть светел будет ваш семейный очаг, Не гаснет пусть его тепло и нежность. Пусть будет полон детским смехом дом, И это счастье - самым главным в жизни. Два сердца, два пути по жизни В эту минуту сегодня сливаются. Как пара соловьёв, воркуя и любя, Парите вы всегда рядом, вместе. Нет гор, что не по силам вам на свете, Пусть будет крепким самым ваше здравье. Живите вы вдвоём всегда-всегда, В белейшее счастье погружаясь! Два сердца, два пути по жизни В эту минуту сегодня сливаются. Как пара соловьёв, воркуя и любя, Парите вы всегда рядом, вместе.