Оригинальный текст
Көн дә очкын чәчеп,
Пычак түгел, күң(е)лем яна.
Пешүләрдән курыкмасаң,
Мине яратып кара,
Мине яратып кара.
Кайнар күңелем җылытыр,
Син салкынларда туңсаң.
Тик көлгә калып янырсың,
Хисләр белән уйнасаң.
Ургып тау елгасы түгел,
Күңелемнән моңнар ага.
Ташкын, дулкын куркытмаса,
Мине яратып кара,
Мине яратып кара.
Кайнар күңелем җылытыр,
Син салкынларда туңсаң.
Тик көлгә калып янырсың,
Хисләр белән уйнасаң.
Ярларына тулып-тулып,
Күңел елгасы ага.
Җаның тыныч утрау булса,
Мине яратып кара,
Мине яратып кара.
Яңгыр дип күккә карама,
Күңелемдә яшьләр тама.
Сынаулардан курыкмасаң,
Мине яратып кара,
Мине яратып кара.
Кайнар күңелем җылытыр,
Син салкынларда туңсаң.
Тик көлгә калып янырсың,
Хисләр белән уйнасаң.
Бер болытлы, бер кояшлы,
Бу дөнья шулай бара.
Барсын бергә бүлик дисәң,
Мине яратып кара.
Кайнар күңелем җылытыр,
Син салкынларда туңсаң.
Тик көлгә калып янырсың,
Хисләр белән уйнасаң.
Русский перевод
Искры сыплются каждый день -
Не нож, а сердце мое горит.
Если ожога не страшишься,
Полюби меня,
Полюби меня.
Жаркое сердце мое согреет,
Если в холоде замерзнешь.
Но в пепле дотла сгоришь,
Если чувствами станешь играть.
Не горная река рвется -
Из сердца моего мелодии текут.
Если буря и волна не страшны,
Полюби меня,
Полюби меня.
Жаркое сердце мое согреет,
Если в холоде замерзнешь.
Но в пепле дотла сгоришь,
Если чувствами станешь играть.
Полная до краев,
Течет река моей души.
Если твоя душа - тихий остров,
Полюби меня,
Полюби меня.
Не смотри в небо - мол, дождь,
В душе моей слезы капают.
Если испытаний не боишься,
Полюби меня,
Полюби меня.
Жаркое сердце мое согреет,
Если в холоде замерзнешь.
Но в пепле дотла сгоришь,
Если чувствами станешь играть.
То облачно, то солнечно -
Так этот мир идет.
Если хочешь делить все вместе,
Полюби меня.
Жаркое сердце мое согреет,
Если в холоде замерзнешь.
Но в пепле дотла сгоришь,
Если чувствами станешь играть.