Исәнме, бәхетем

Здравствуй, мое счастье

Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Сине күргәч шатланып елмайдым, Тибрәнделәр күңелем кыллары. Тойдым шунда, аңладым, ышандым, Сиңа илткән урау юлларым. Исәнме, бәхетем - син хәзинәм, Гомерем буе көткән, эзләгән. Күкләр язган газиз язмышымны Укыдым мин синең күзләрдән. Әйтмәсәм дә сине бары уйладым, Күңел белән тойдым, сагындым. Төндә өмет йолдызыдай яндым, Таңда кояш булып кабындым. Исәнме, бәхетем - син хәзинәм, Гомерем буе көткән, эзләгән. Күкләр язган газиз язмышымны Укыдым мин синең күзләрдән. Гомер ярларымда көттем сине, Көтүләрем юкка булмаган. Сабыр иткәнемә күкләр миңа Иң бәхетле язмыш юллаган. Исәнме, бәхетем - син хәзинәм, Гомерем буе көткән, эзләгән. Күкләр язган газиз язмышымны Укыдым мин синең күзләрдән.

Русский перевод

Увидев тебя, я улыбнулась в радость, Задрожали струны моего сердца. В тот миг почувствовала, поняла, поверила - Все пути мои извилистые вели к тебе. Здравствуй, мое счастье - ты мое сокровище, Всю жизнь ждала, искала я тебя. Судьбу родную, что небеса писали, Прочла я в твоих глазах. И не сказав - я думала лишь о тебе, Сердцем чувствовала, тосковала. Ночью, как звезда надежды, я горела, На рассвете солнцем разгоралась. Здравствуй, мое счастье - ты мое сокровище, Всю жизнь ждала, искала я тебя. Судьбу родную, что небеса писали, Прочла я в твоих глазах. На берегах судьбы я ждала тебя, Мои ожидания не были напрасны. За терпенье небеса мне Послали самую счастливую долю. Здравствуй, мое счастье - ты мое сокровище, Всю жизнь ждала, искала я тебя. Судьбу родную, что небеса писали, Прочла я в твоих глазах.