Оригинальный текст
Күңелләрем тулган чакта,
Күңел биреп тыңлыйсың.
Бар дөнья аңламаганда,
Мине һәрчак аңлыйсың.
Дустым гына түгел бит син,
Күпме наз сыйган күңел,
Сердәшем һәм якын кешем,
Без туган апа-сеңел.
Бик акыллы киңәшләрең,
Хәттә син биргән шелтә.
Синең сүзләр һәм теләкләр,
Гел яктылыкка илтә.
Дустым гына түгел бит син,
Күпме наз сыйган күңел,
Сердәшем һәм якын кешем,
Без туган апа-сеңел.
Якын дуслар бердәмлеге,
Күчерә ул тауларны.
Син янымда булган чакта,
Сизмәмен соң аларны.
Дустым гына түгел бит син,
Күпме наз сыйган күңел,
Сердәшем һәм якын кешем,
Без туган апа-сеңел.
Русский перевод
Когда переполнено сердце,
Ты слушаешь всем существом.
Когда целый мир не поймёт меня,
Ты понимаешь меня всегда.
Ты мне не просто подруга,
В душе твоей столько тепла,
Ты близкий и верный мой человек,
Мы - родные сёстры.
Мудры твои советы,
Даже упрёк твой - свет.
Твои слова и желания
Ведут меня к свету всегда.
Ты мне не просто подруга,
В душе твоей столько тепла,
Ты близкий и верный мой человек,
Мы - родные сёстры.
Единство близких друзей
Горы способно сдвинуть с места.
Когда ты рядом со мной,
Я их и не замечаю.
Ты мне не просто подруга,
В душе твоей столько тепла,
Ты близкий и верный мой человек,
Мы - родные сёстры.