Оригинальный текст
Үтмәс кебек тоелса да,
Яшьлек ул мизгел генә.
Башкаларга китеп бара
Синсез һәм минсез генә.
Күңелдәгесен әйтмисең,
Мин аны каян белим.
Син миңа нәрсә телисең -
Мин сиңа шуны телим.
Ямьсезлек болай да күп бит,
Матур сүз генә дәшим.
Һәр минутның, һәр мизгелнең
Кадерен белеп яшик.
Күңелдәгесен әйтмисең,
Мин аны каян белим.
Син миңа нәрсә телисең -
Мин сиңа шуны телим.
Шулкадәр матур дөньяны
Чүп белән тәмсезләмик.
Бергә чаклар бик матур бит,
Юктан да ямьсезләнмик.
Күңелдәгесен әйтмисең,
Мин аны каян белим.
Син миңа нәрсә телисең -
Мин сиңа шуны телим.
Русский перевод
Хоть кажется, что не пройдёт,
Юность — лишь мгновение.
Уходит к другим она —
Без тебя и без меня.
Не говоришь, что на душе,
Откуда мне знать.
Что ты мне желаешь —
То тебе желаю я.
И так некрасивого в мире хватает —
Я отвечу лишь добрым словом.
Каждой минуты, каждого мгновения
Давайте жить, зная им цену.
Не говоришь, что на душе,
Откуда мне знать.
Что ты мне желаешь —
То тебе желаю я.
Такой прекрасный мир вокруг —
Не будем его портить мусором.
Время вместе так прекрасно ведь,
Из пустяков не омрачаем его.
Не говоришь, что на душе,
Откуда мне знать.
Что ты мне желаешь —
То тебе желаю я.