Оригинальный текст
Чума үрдәк, чума каз,
Агым суны ярата шул, ярата.
Чупырдашып алар суда
Дулкыннарны тарата шул, тарата.
Чума үрдәк, чума каз,
Алар шулай коена шул, коена.
Күк йөзендә алсу кояш -
Аннан нурлар коела шул, коела.
Чума үрдәк, чума каз,
Канатларын кагына шул, кагына.
Йөзеп китте каз-үрдәкләр
Суның аргы ягына шул, ягына.
Чума үрдәк, чума каз,
Йөзә-чума уйныйлар шул, уйныйлар.
Су чәчрәтә каз-үрдәкләр,
Уйнап һич тә туймыйлар шул, туймыйлар.
Русский перевод
Ныряет утка, ныряет гусь,
Любят воду быстрых струй, любят.
Плещутся они в воде,
Волны разгоняют, разгоняют.
Ныряет утка, ныряет гусь,
Так они купаются, купаются.
В небе - розовый закат,
Сыплет светом он, сыплет.
Ныряет утка, ныряет гусь,
Крыльями взмахнут, взмахнут.
Поплыли гуси-утки
К дальнему берегу, к берегу.
Ныряет утка, ныряет гусь,
Плавают-ныряют, играют.
Брызги сыплют гуси-утки,
И игрой не насытятся, не насытятся.