Балыкчы җыры (беренче вариант)

Песня рыбака (первый вариант)

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Елга буе яр гына ла, Ярларында тал гына, Сулары тонык кына, Тик капмый балык кына. Йөзеп кенә килсәнә, балыгым, Җимле кармак күрсәнә, балыгым. Бик җайлап кына алырмын, Сулы чиләккә салырмын, Качма инде, нигә юкка качарга? Эһе, эһе, менә шулай кил яме, балыгым, Эһе, эһе, менә шулай чирт яме, балыгым. Җимле кармакны йотарсың, Ярда ялтырап ятарсың, Хоп! Э-эх! Җимне ашаган!!! Хәлләремә кермисен лә, Ни сөйлиләр белмисең, Ялганчы диләр алар, Нахак бәла ягалар. Йөзеп кенә килсәнә, балыгым, Җимле кармак күрсәнә, балыгым. Бик җайлап кына алырмын, Сулы чиләккә салырмын, Көтә-көтә арып беттем, кич булды! Кил, кил инде, әкрен генә кил яме, балыгым. Күңелемне шатландырып, чирт яме, балыгым, Җимле кармакны йотарсың, Ярда ялтырап ятарсың, Хоп! Э-эх! Тагын ычкынды!!! Бигрәк тәмле итләрең лә, Кирәкми кәтлитләрең, Балык бар, нигә пылау, Ни тора кунак сыйлау. Аңла инде хәлемне, балыгым. Бер авыз ит җимемне, балыгым. Бик җайлап кына алырмын, Сулы чиләккә салырмын, Өйгә ничек кайтыйм инде балыксыз! Эһе, эһе, менә шулай кил яме, балыгым! Менә шулай йотып җибәр җимнәрне, балыгым. Җайлап кына кыздырырмын, Майлап кына кыздырырмын, Хоп! Э-эх! Калдым кармаксыз!!! Башыма төшкәч нишлим лә. Тагын искечә эшлим. Зуры капты диярмен, Төшеп калды диярмен. Эһе-һе-һэй! Балыкчының хәлләре-е-е-е!

Русский перевод

Вдоль реки один обрыв, На обрыве - ива лишь, Воды мутны, тихи, спят, Только рыба не берет. Подплыви ко мне, рыбка, Покажи, где приманка, рыбка. Я аккуратно подниму, В мокрое ведро сложу, Не беги - зачем напрасно убегать? Эхе, эхе, вот так подойди, рыбка, Эхе, эхе, вот так клюнь, рыбка. Ты наживку проглотишь, На берегу засеребришься, Хоп! Э-эх! Наживку съела!!! В беды мои не входишь, Что болтают - не знаешь, Лжецом меня называют, Незаслуженно клеймят. Подплыви ко мне, рыбка, Покажи, где приманка, рыбка. Я аккуратно подниму, В мокрое ведро сложу, Жду и жду - устал, уж вечер настал! Иди, иди, потихоньку подойди, рыбка. Сердце мне развесели - клюнь, рыбка, Ты наживку проглотишь, На берегу засеребришься, Хоп! Э-эх! Снова сорвалась!!! Мясо у тебя сладчайшее, Котлеты мне не нужны, Есть рыба - к чему плов, Что стоит гостей угощать. Пойми мое положение, рыбка. Отведай хоть кусочек наживки, рыбка. Я аккуратно подниму, В мокрое ведро сложу, Как же мне домой вернуться без рыбы! Эхе, эхе, вот так подойди, рыбка! Вот так заглоти наживку, рыбка. Тихо обжарю, В масле обжарю, Хоп! Э-эх! Остался без крючка!!! Что мне делать, коли беда? Снова по-старому поступлю. Скажу: крупная клюнула, Скажу: сорвалась и ушла. Эхе-һе-һэй! Вот рыбацкая доля-а-а-а!