Үчти-үчти

Үчти-үчти

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Бакча гөле микән бу? Таң былбылы микән бу? Бер елмайса,көн җылына, Кояш нуры микән бу? "Үчти-үчти" дигәнгә, Үчтекиләп сөйгәнгә. Кояш үзе таң каладыр Минем кызым көлгәндә. Алма булмый ал булмас, Хөрмә булмый бал булмас. Шушыннан да матурлары Илдә тиңдәш табылмас. "Үчти-үчти" дигәнгә, Үчтекиләп сөйгәнгә. Кояш үзе таң каладыр Минем кызым көлгәндә. Эрбетемнең чикләвеге, Өрегемнең җимеше. Бу өстергән үз илемдә - Бүләгемдер бу кеше. "Үчти-үчти" дигәнгә, Үчтекиләп сөйгәнгә. Кояш үзе таң каладыр Минем кызым көлгәндә. Алыштырмам унга да, Алыштырмам сулга да. Шушыннан да матурлары Булмас инде дөньяда. "Үчти-үчти" дигәнгә, Үчтекиләп сөйгәнгә. Кояш үзе таң каладыр Минем кызым көлгәндә.

Русский перевод

Садовый цветок ли она? Утренний соловей ли она? Улыбнется - день согреется, Солнечный луч ли она? «Үчти-үчти» - скажешь ей, С нежной лаской назовёшь. Само солнце замирает, Когда смеётся моя дочь. Нет яблока - и румянца нет, Нет хурмы - и мёда нет. Этой краше в целом мире Равной сыскать уже нет. «Үчти-үчти» - скажешь ей, С нежной лаской назовёшь. Само солнце замирает, Когда смеётся моя дочь. Мой кизиловый орешек, Абрикосовый мой плод. Взросшая в моей земле - Мне она даром дана. «Үчти-үчти» - скажешь ей, С нежной лаской назовёшь. Само солнце замирает, Когда смеётся моя дочь. Не сменяю и на десять, Не сменяю и на лев. Этой краше уж на свете Больше нет и не найти. «Үчти-үчти» - скажешь ей, С нежной лаской назовёшь. Само солнце замирает, Когда смеётся моя дочь.