Авыл урамыннан гармун үтә

Гармонь проходит по улице деревни

Участники

Альфред Ширгазин / Клара Булатова

Автор текста

Клара Булатова

Создано

December 03, 2025

Последнее обновление

December 03, 2025

Оригинальный текст

Ераклаша гармун, китә-китә, Ындыр аша болын юлы бар. Кай арада яшьләр чыгып китә, Искәрми дә кала олылар. Авыл урамыннан гармун үтә, Кайларгадыр әйди, чакыра. Кайлардадыр ишек ачылып китә, Кайлардадыр капка ачыла. Кызлар күңеле ничек түзеп торсын Болыннарга гармун әйдәгәч? Ялгыз яшьлек - яшьлек буламыни, Таңга кадәр җырлап йөрмәгәч? Авыл урамыннан гармун үтә, Кайларгадыр әйди, чакыра. Кайлардадыр ишек ачылып китә, Кайлардадыр капка ачыла. Болын буйларында яшьлек үтә. Һәрбер якның яңа җыры бар. Яшьлек вакытларын уйлый-уйлый Йоклый алмый ята олылар. Авыл урамыннан гармун үтә, Кайларгадыр әйди, чакыра. Кайлардадыр ишек ачылып китә, Кайлардадыр капка ачыла.

Русский перевод

Удаляется гармонь, уходит-уходит, Через поле дорога идёт. В какое-то время молодёжь выходит, А старики уже и не замечают. По улице деревни гармонь проходит, Где-то поёт, где-то зовёт. Где-то дверь открывается, Где-то ворота распахиваются. Как девичье сердце может вынести Это, когда гармонь играет? Одиночество юности - разве это юность, Если до рассвета не петь? По улице деревни гармонь проходит, Где-то поёт, где-то зовёт. Где-то дверь открывается, Где-то ворота распахиваются. По берегам полей юность проходит. У каждого края новая песня. О временах юности думая-думая Не могут спать старики. По улице деревни гармонь проходит, Где-то поёт, где-то зовёт. Где-то дверь открывается, Где-то ворота распахиваются.

Предложить исправление