Без - татарлар (икенче вариант)

Мы - татары (второй вариант)

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Без татарлар - горур, бөек халык, Тукайлы, Туфанлы, Такташлы. Илләр саен сибелгән ул татар, Туган йортта яклый якташы. Без татарлар - шанлы, данлы халык, Кырым, Төмән, Болгар, Биләрдә. Куллар кысып җирләр дауламыйбыз, Көрәш Сабантуйда - билләрдә. Без татарлар - телле, моңлы халык, Әлфия, Илһам, Салаватлы. Бисмилласын әйтеп юлга чыгар, Кыйбласы бар, рухлы, иманлы. Без татарлар - эшчән, батыр халык, Газинур, Мусалар дәвамы. Һәйкәлләрдә мәрмәр ташлар дәшә, Әлмәндәр, Мәрҗани кавеме. Без татарлар - бик кунакчыл халык, Каз бәлешле, чәкчәк, коймаклы. Җиңү байракларын барлаганда Атларыбыз булсын җайдаклы.

Русский перевод

Мы - татары, гордый, великий народ, С Тукаем, Туфаном, Такташем в строю. По странам рассеян татарский род, Но в отчем доме свой - за друга в бою. Мы - татары, славный, именитый народ, В Крыму, в Тюмени, в Булгаре, в Биляре. Мы, руки сжимая, земель не дерем, Наша борьба - на Сабантуе, на паре. Мы - татары, с речью и песней народ, С Әлфией, Илһамом, Салаватом звучим. С «Бисмилля» в дорогу выходит народ, Есть кыбла, есть дух, и вера в груди. Мы - татары, трудный, отважный народ, Продолжение Газинуров, Мус. Мрамор в памятниках зовет и поет, Альмандар, Мәрҗани - наш род и наш вкус. Мы - татары, гостеприимный народ, С гусиной пышкой, чак-чаком, с блинами. Когда пересчитываем стяги побед, Пусть кони идут под седлами, с нами.