Эх, алмасы

Эх, яблонька

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Алма бирсәң - бир пар алма, Парлап гомер кичәрbez, Утларын бергә йотарбыз, Суын бергә эчәрbez. Эх, алмасы, алмасы ла, Балдан татлы, ширбәтле, Янып-сөеп бергә яшәү Бал-ширбәттән кыйммәтле. Иреннәрең - пешкән җиләк, Бит - очларың ал алма. Яннарымнан китмә ерак, Юлларымнан югалма. Эх, алмасы, алмасы ла, Балдан татлы, ширбәтле, Янып-сөеп бергә яшәү Бал-ширбәттән кыйммәтле. Алма булгач, алма булсын, Агачында өлгерсен. Җиткән бәхет алмалары Безнең өчен өзелсен. Эх, алмасы, алмасы ла, Балдан татлы, ширбәтле, Янып-сөеп бергә яшәү Бал-ширбәттән кыйммәтле.

Русский перевод

Яблоко дашь - дай пару яблок, Вдвоём жизнь проживём, Огонь вместе глотать будем, Вместе воду пить будем. Эх, яблонька, яблонька моя, Слаще мёда, как нектар, Горя-любя вместе житья - Дороже мёда и сладостей. Твои губы - спелая ягода, Лицо - кончики яблок румяных. Не уходи далеко от меня, С дорог моих не пропадай. Эх, яблонька, яблонька моя, Слаще мёда, как нектар, Горя-любя вместе житья - Дороже мёда и сладостей. Раз яблоко - пусть будет яблоко, На дереве пусть поспеет. Созревшие яблоки счастья Для нас пусть сорвутся. Эх, яблонька, яблонька моя, Слаще мёда, как нектар, Горя-любя вместе житья - Дороже мёда и сладостей.