Ак чишмә килен каршылый

Белый родник встречает невесту

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Суым тәмле, үкенмәссең Чиләкләрең тутырып ал. Эчәр суың миндә булсын, Гомерлеккә бездә кал. Тормышыңа бәхет юрап Ак күлмәгең кигәнсең. Бер күрмәгән чит җирләргә Килен булып килгәнсең. Үз итәрсең, тәм табарсың, Ямь табарсың җиремдә. Әле бездән аерылып Китмәде бер килен дә. Тормышыңа бәхет юрап Ак күлмәгең кигәнсең. Бер күрмәгән чит җирләргә Килен булып килгәнсең. Көянтәңә нурлар кунган Иңбашыңа алып сал. Ак суларым - ак теләгем - Үз өлешең алып кал. Тормышыңа бәхет юрап Ак күлмәгең кигәнсең. Бер күрмәгән чит җирләргә Килен булып килгәнсең.

Русский перевод

Вода моя сладка - не пожалеешь, Полные вёдра набери скорей. Пусть будешь пить мою ты воду, Навек останься в нашем крае. Счастье в дорогу провожая, Белое платье ты надела. В незнакомые чужие земли Невестой ты сюда приехала. Станешь своей, найдёшь тут вкус ты, Красу найдёшь в моей земле. Ещё от нас не уходила Ни разу невеста ни одна. Счастье в дорогу провожая, Белое платье ты надела. В незнакомые чужие земли Невестой ты сюда приехала. Свет на коромысле засиял, На плечи бережно возьми. Белые воды - белое желание - Свой удел возьми и сохрани. Счастье в дорогу провожая, Белое платье ты надела. В незнакомые чужие земли Невестой ты сюда приехала.