Гөрләвекләр җыры

Песня ручьев

Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Язлар килде көлеп, Бозлар ага эреп, Дәрьяларга таба юл ала. Яз җилләре кага Җылы көткән җанга, Күңел тәрәзәмә нур тама. Гөрләвекләр булып , Ярларына тулып, Йөрәгемнән моңнар агыла. Наз тулы күңелем Гөлләргә күмелер, Җанымда былбыллар кагына. Кар сулары ага, Ерганаклар яра, Хушлашу авазы гөрендә. Мин аларны аңлыйм: Күңелемдә тынмый, Гөрләвекләр җырлый минем дә. Гөрләвекләр булып , Ярларына тулып, Йөрәгемнән моңнар агыла. Наз тулы күңелем Гөлләргә күмелер, Җанымда былбыллар кагына. Гөрләвек тавышы, Җыр көйләп агышы Тарата моңнарны, сагышны. Кар сулары юып, Китәр күк агызып Язмышларга язган ялгышны. Гөрләвекләр булып , Ярларына тулып, Йөрәгемнән моңнар агыла. Наз тулы күңелем Гөлләргә күмелер, Җанымда былбыллар кагына.

Русский перевод

Весна пришла, смеясь, Льды тают, мчатся в раз, К морям находят свой путь. Весенний ветер бьется В душу, что тепла ждет, И свет в мое окно струится. Словно ручьи, в разливе, Берега наполнив, Из сердца мои напевы текут. Нежностью полна душа - В цветах она утонет, И в сердце соловьи поют. Талые воды бегут, Овраги рвут берега, В шуме прощанья звучат. Я их понимаю: Во мне не умолкают, И ручьи мои поют. Словно ручьи, в разливе, Берега наполнив, Из сердца мои напевы текут. Нежностью полна душа - В цветах она утонет, И в сердце соловьи поют. Голос ручьев живой, Песней звеня и плывя, Разносит тоску и напев. Талые воды, смывая, Уносят, как бы струя, Ошибки, что судьбой записаны. Словно ручьи, в разливе, Берега наполнив, Из сердца мои напевы текут. Нежностью полна душа - В цветах она утонет, И в сердце соловьи поют.