Качкыннар ариясе

Ария беглецов

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Б у л а т Туган илләреннән аерылып, Киек-җәнлек сыман боегып, Гомерләре сүнә качкыннарның Кара урманнарга сыенып. Х о р Без качкыннар, киек-арысланнар, Урман безнең ватаныбыз, илебез. Б у л а т Зур калалар безгә Х о р Карурман. Б у л а т Таш пулатлар безгә Х о р Киң ялан. Аргамаклар, йон түшәкләр, Кама бүрек, постау камзул кирәкми. Падишаның сенаторы, үрәтниге, Прокуроры кирәкми. Чум, чум, чум, чум - закон безгә нипочем. Б у л а т Биек тә биек тау менеп, Лачын төсле үткен күз сирпеп, Күзләсә дә туган илкәйләрен, Күрә алмый качкын, зар егет. Х о р Без качкыннар, киек-арысланнар, Урман безнең ватаныбыз, илебез. Б у л а т Зур калалар безгә Х о р Карурман. Б у л а т Таш пулатлар безгә Х о р Киң ялан. Аргамаклар, йон түшәкләр, Кама бүрек, постау камзул кирәкми. Падишаның сенаторы, үрәтниге, Прокуроры кирәкми. Чум, чум, чум, чум - закон безгә нипочем.

Русский перевод

Б у л а т От родной земли оторванный, Как зверь лесной, в тоске угасший, Гаснет жизнь у беглецов, В черных дебрях приютившись. Х о р Мы беглецы, мы дикие львы, Лес - наша родина, наш дом. Б у л а т Большие города для нас - Х о р Темный лес. Б у л а т Каменные дворцы для нас - Х о р Широкий дол. Аргамаки, шерстяные ложа, Кама-шапка, суконный камзол не нужны. Ни сенатор падишаха, ни наставник, Ни прокурор нам не нужны. Чум, чум, чум, чум - закон нам нипочем. Б у л а т Взбираясь на высокую гору, Соколиным острым взглядом сверкнув, Хоть ищет он родные края, Не видит их беглец, скорбный парень. Х о р Мы беглецы, мы дикие львы, Лес - наша родина, наш дом. Б у л а т Большие города для нас - Х о р Темный лес. Б у л а т Каменные дворцы для нас - Х о р Широкий дол. Аргамаки, шерстяные ложа, Кама-шапка, суконный камзол не нужны. Ни сенатор падишаха, ни наставник, Ни прокурор нам не нужны. Чум, чум, чум, чум - закон нам нипочем.