Без кабызган утлар

Огонь, что мы зажгли

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Без кабызган утлар сүнмәс алар, Сүнмәс алар хәтәр җилләрдә; Без кабызган утлар якты янар, Якты янар хезмәт илендә. Без кичә алмаган юк кара урман, Без җиңә алмаган дошман тумаган. Безнең байраклар котлыйлар алар, Котлыйлар алар хезмәт бәйрәмен. Эш өстендә гөрләп үсәбез, Гасырларны елда үтәбез, Чыныккан якты корычтай, Без үсәбез ныгып шулай, Үсәбез, үсәбез, үсәбез!.. Без кабызган утлар сүнмәс алар, Сүнмәс алар хәтәр җилләрдә. Без кабызган утлар якты янар, Якты янар хезмәт илендә. Безнең бакчалар чәчәк аталар, Чәчәк аталар ил күрке өчен. Безнең теләкләр уттай яналар, Уттай яналар зур әмәл өчен. Безнең байраклар котлыйлар алар, Котлыйлар алар хезмәт бәйрәмен. Эш өстендә гөрләп үсәбез, Гасырларны елда үтәбез. Чыныккан якты корычтай, Без үсәбез ныгып шулай, Үсәбез, үсәбез, үсәбез!..

Русский перевод

Огонь, что мы зажгли, не погаснет, Не погаснет в порывистых ветрах; Огонь, что мы зажгли, ярко пламенем блещет, Ярко блещет в стране труда. Нет той тьмы лесной, что мы не прошли, Нет того врага, что нас не сломил. Наши знамена их поздравляют, Поздравляют с праздником труда. В труде, в гуле растем мы смело, В год века шагаем делом, Закаленные, как светлая сталь, Мы крепнем, вырастаем вдаль, Растем, растем, растем!.. Огонь, что мы зажгли, не погаснет, Не погаснет в порывистых ветрах. Огонь, что мы зажгли, ярко пламенем блещет, Ярко блещет в стране труда. Наши сады расцветают, Расцветают для красоты страны. Наши желанья огнем пылают, Пылают огнем ради великой цели. Наши знамена их поздравляют, Поздравляют с праздником труда. В труде, в гуле растем мы смело, В год века шагаем делом. Закаленные, как светлая сталь, Мы крепнем, вырастаем вдаль, Растем, растем, растем!..