Әнкәем учагы

Мамин очаг

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Язмыш мине еракларга илтте, Ераклашты безнең аралар. Улың (кызың) синнән төңелде, дип, әнкәй, Күңелеңә салма яралар, Үпкәләрдән , зинһар, арала. Сагышларым сары чәчәкләрдәй, Гел сулкылдап йөри күңелдә. Мин бәхетсез булыр идем, әнкәй, Үкенечләр кинәт үрелсә, Тойгыларым сиңа сүрелсә. Юлларыма тарта туган төяк, Әткәм йорты, әнкәм учагы. Капкабыздан кояш кебек балкып, Каршыларсың җәеп кочагың, Синең янга килә очасым.

Русский перевод

Судьба меня в далёкие края увела, Расстояние разделило нас с тобой. Твой сын (твоя дочь) тобой расстроен, мамочка, Не наноси ты раны душевные, От обид, прошу, избавляйся. Тоски мои как жёлтые цветки, Вечно в сердце струится грусть. Был бы я несчастен, мамочка, Если б вдруг сожаления налетели, Чувства мои к тебе исчезли. Манит меня родимый край, Отцовский дом, мамина печь. От наших ворот как солнце сияя, Встречаешь, обнимая меня, К тебе на крыло лететь мне.