Оригинальный текст
Иртәсендә язның - ачылмаган таҗның
Әле татылмаган назлары.
Дөнъя хозурлыгы, тормыш матурлыгы -
Безнең гомерләрнең язлары.
Яшен булып яна, ләйсән булып ява,
Яңарганда тормыш көйләре.
Җәйгор булып баса, күкләргәчә аша
Безнең гомерләрнең җәйләре.
Кайда кирәк, шунда безне алып килә
Язның, җәйнең якты эзләре.
Ул балан куагы, әбиләр чуагы -
Безнең гомерләрнең көзләре.
Ул балан куагы, әбиләр чуагы -
Гомерләрнең алтын көзләре.
Русский перевод
Утром весны — ещё нераспустившегося венца
Ещё неизведанные ласки.
Прелесть мира, красота жизни -
Это вёсны наших жизней.
Горит молнией, льётся тёплым дождём,
Когда обновляются мелодии жизни.
Встаёт радугой, до самых небес достигая -
Это лета наших жизней.
Куда нужно, туда нас приводят
Светлые следы весны, лета.
Тот куст калины, бабье лето -
Это осени наших жизней.
Тот куст калины, бабье лето -
Золотые осени жизней.