Оригинальный текст
Кояш белән ай язмышлы булдык,
Очрашмабыз, диеп ут салма.
Язмышлардан син бит көчлерәксең -
Югалма юлларымнан, югалма.
Язмышымда чулпан йолдыз бул син,
Тик сагышлар булып кагылма.
Синсез адашырмын кебекмен мин, -
Югалма юлларымнан, югалма.
Эңерләрдә чишмәләргә төшеп,
Җырсыз гына килеп су алма.
Мин ай булып сиңа түгелермен, -
Югалма юлларымнан, югалма.
Сиңа карап бәхетемә барам,
Синең белән дөнъям ягымлы.
Син яшәгәч - яшиселәр килә, -
Югалма юлларымнан, югалма.
Русский перевод
Солнце с луной нам судьбою досталось,
Не разжигай огня: «не встретиться нам».
Ты ведь сильнее любых предначертаний -
Не пропадай с моих дорог, не пропадай.
В моей судьбе будь звездой вечерней, Чулпан,
Лишь не касайся печалью меня.
Без тебя, кажется, я собьюсь с пути, -
Не пропадай с моих дорог, не пропадай.
В сумерках к родникам спускайся,
Только без песни воды не бери.
Я к тебе лунным светом прольюсь, -
Не пропадай с моих дорог, не пропадай.
На тебя глядя, к счастью иду я,
С тобою мой мир становится милым.
Пока ты живёшь - и жить так хочется, -
Не пропадай с моих дорог, не пропадай.