Ак кораб (бишенче вариант)

Белый корабль (пятый вариант)

Участники

Ильяс Киньягулов / Исхак Фәйзи

Автор текста

Исхак Фәйзи

Создано

December 03, 2025

Последнее обновление

December 03, 2025

Оригинальный текст

Биек тауның башларында Очып йөри күбәләк. Интернет һәм вай-фай булса, Бар дөньябыз түгәрәк. Кәкре каен кәүсәсендә Тук-тук килә тукыран. Бармакларым кәкерәйтеп Ватсап чукып утырам. Агыйделдә - ак кораб, Утырдым алга карап. Уза инде яшь гомерләр Телефоннарга карап Безнең урам уртасында Үсеп утыра каен. Үксеп-үксеп ник елыйсың, Өзелдеме вайфаең? Татарча "кая барасың?", Урысча "куда пойдешь?" Өйдә интернет югалса, Пожалуй, с ума сойдёшь. Әнә килә автомобиль, Ишеге мазут кына. Күрешкәч тә, сөйләшәбез SMS язып кына. Агыйделнең арьягында Сания апа сөт сата. Бишектәге балалар да Телефон тотып ята. Агыйделдән агып килә Ике кисәк колбаса. Көннәр буе нишләр идек, Телефоннар булмаса. Иртә торып, тышка чыксам, Сандугачлар - усакта. Бер минутка кергән идем, Көнем узды ватсапта. Агыйделдә - ак кораб, Утырдым алга карап. Уза инде яшь гомерләр Телефоннарга карап.

Русский перевод

На вершинах высоких гор Кружит бабочка. Если интернет и вай-фай есть, Весь наш мир круглый. На кривой ветке дуба Стучится дятел. Пальцами стирая, Сижу в ватсапе. В Агидели - белый корабль, Сел, глядя вперёд. Проходят молодые жизни Смотря в телефон. Посреди нашей улицы Растёт дуб. Зачем плачешь, рыдаешь, Разбилась ли вера? По-татарски "куда идёшь?", По-русски "куда пойдешь?" Если дома интернет пропадёт, Пожалуй, с ума сойдёшь. Вот приезжает автомобиль, Из него только мазут. После ссоры, разговариваем Только эс-эм-эс письменно. За Аржаном Сания тётя Продаёт молоко. На балконе дети тоже С телефоном лежат. Из Агидели течёт Два куска колбасы. Что делали дни напролёт, Если бы не было телефонов. Встав рано, выйду наружу, Снегири - на печке. Зашёл на минутку, День прошёл в ватсапе. В Агидели - белый корабль, Сел, глядя вперёд. Проходят молодые жизни Смотря в телефон.

Предложить исправление