Туганнарым (дүртенче вариант)

Родные мои (четвёртый вариант)

Композитор
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Урманнарга керсәм әгәр, Кошның төрлесе сайрый. Кемнәр, киткәннәр җыелган, Туганнарым соңламый. Урманнарым шау агач, Сайрый моңлы сандугач. Бигрәк рәхәт яннарымда Туганнарым сез булгач. Урмандагы агачлардай Туганнарымның саны. Ходай биргән игелекне Югалтмый саклыйк әле. Урманнарым шау агач, Сайрый моңлы сандугач. Бигрәк рәхәт яннарымда Туганнарым сез булгач. Шөкер итеп, әйдә, яшик, Туганнарым, бу җирдә. Агачлардан ныграк булып Яшәсәк иде бергә. Кайда гына йөрсәм дә - Тарта сезгә күңелем. Иң кадерле, иң күңелле Туганнарым, үзләрең. Туганнарым, үзләрең... Кайда гына йөрсәм дә - Тарта сезгә күңелем. Иң кадерле, иң күңелле Туганнарым, үзләрең.

Русский перевод

Войду я в лес - Птицы разные поют. Кто только ни собирался, кто ушёл, Родные меня не ждут. Мой лес - шумящие деревья, Поёт мелодичный соловей. Особенно приятно рядом со мной, Когда вы, родные, со мной. Как деревья в лесу Число моих родных. Дар, что Бог даровал, Не теряя, сохраним. Мой лес - шумящие деревья, Поёт мелодичный соловей. Особенно приятно рядом со мной, Когда вы, родные, со мной. Благодарностью давайте жить, Родные мои, на этой земле. Крепче, чем деревья, Было б нам вместе жить. Где бы я ни ходила - К вам тянет мою душу. Самые дорогие, самые родные, Родные мои, вы сами. Родные мои, вы сами... Где бы я ни ходила - К вам тянет мою душу. Самые дорогие, самые родные, Родные мои, вы сами.