Мин куанам (икенче вариант)

Я радуюсь (второй вариант)

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Мин куанам: туганыма, Чыкка бит юганыма, Торганыма, ятканыма, Яңыдан таң атканына. Мин куанам: җил искәнгә, Агачлар һәм гөл үскәнгә, Сандугачны тыңлауыма, Җирдә моңнар тынмауына. Бөтенесенә мин юанам, Бөтенесенә мин куанам, Бөтенесенә мин юанам, Таңда куанып уянам. Мин куанам: туган җиргә, Җандай күргән туган илгә, Аның бетмәс күәтенә, Иң-иң изге ниятенә. Мин кыуанам: кешеләргә - Җир яшәтер ишеләргә. Олы сугыш юклыгына, Халыкларның ныклыгына. Бөтенесенә мин юанам, Бөтенесенә мин куанам, Бөтенесенә мин юанам, Таңда куанып уянам.

Русский перевод

Я радуюсь: родным своим, Росой умывшимся лицом, И стоя, и когда ложусь, Что вновь рассвет встает кругом. Я радуюсь: подуло ветром, Деревьям, цветам - что растут, Что слушаю я соловья, Что на земле напевы ждут. Всему я радуюсь, всем живу, Всему я радуюсь, всем дышу, Всему я радуюсь, всем живу, На заре с радостью встаю. Я радуюсь: родной земле, Родной стране, что сердцу близка, Ее неиссякаемой силе, Ее святейшим намереньям. Я радуюсь людям - Тем, кто хранит эту землю. Что нет большой войны, Что крепки народы. Всему я радуюсь, всем живу, Всему я радуюсь, всем дышу, Всему я радуюсь, всем живу, На заре с радостью встаю.