Сөю учаклары дөрләсен

Пусть разгорятся костры любви

Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Сөюебез шаулап чәчәк атты, Язларыбыз яңа башлана! Кабул итче кайнар сөюемне - Йөрәгеңнән сызып ташлама! Ал син мине кайнар кочагыңа - Сандугачлар бездән көнләсен! Бер ут булып һәм бер ялкын булып, Сөю учаклары дөрләсен! Бер-беребез өчен туганбыз без, Бергә атсын тормыш таңнары! Ал таңнарда кавышсыннар шулай, Бар дөньяның гашыйк жаннары! Ике ярны бергә тоташтырып, Сөю күперләре салырбыз! Ялгыз калып газаплардан янмыйк - Мәхаббәт утында янырбыз! Ал син мине кайнар кочагыңа - Сандугачлар бездән көнләсен! Бер ут булып һәм бер ялкын булып, Сөю учаклары дөрләсен! Бер-беребез өчен туганбыз без, Бергә атсын тормыш таңнары! Ал таңнарда кавышсыннар шулай, Бар дөньяның гашыйк жаннары! Йөрәкләрне бергә кавыштырып, Үтик, җаным, тормыш юлларын! Янсак әйдә, икәү бергә яныйк, Бир инде, бир назлы кулларың! Ал, син, мине кайнар кочагыңа - Сандугачлар бездән көнләсен! Бер ут булып һәм бер ялкын булып, Сөю учаклары дөрләсен! Бер-беребез өчен туганбыз без, Бергә атсын тормыш таңнары! Ал таңнарда кавышсыннар шулай, Бар дөньяның гашыйк жаннары!

Русский перевод

Любовь наша расцвела пышно, Весны наши новые начинаются! Прими горячую любовь мою - Не вычёркивай из сердца! Возьми меня в горячие объятия - Пусть соловьи нам завидуют! Одним огнём и одним пламенем Пусть разгорятся костры любви! Друг для друга мы рождены, Пусть взойдут зори жизни! В тех зарях пусть встретятся так Все влюблённые души мира! Две половинки соединив, Мосты любви построим! Одинокими в муках не страдаем - В пламени любви горим! Возьми меня в горячие объятия - Пусть соловьи нам завидуют! Одним огнём и одним пламенем Пусть разгорятся костры любви! Друг для друга мы рождены, Пусть взойдут зори жизни! В тех зарях пусть встретятся так Все влюблённые души мира! Сердца соединив, Давай, душа, пройдём жизненные пути! Если гореть - вдвоём горим, Дай же, дай ласковые руки! О, возьми меня в горячие объятия - Пусть соловьи нам завидуют! Одним огнём и одним пламенем Пусть разгорятся костры любви! Друг для друга мы рождены, Пусть взойдут зори жизни! В тех зарях пусть встретятся так Все влюблённые души мира!