Бар да кала (икенче вариант)

Все остается (второй вариант)

Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Бер көн килеп, туктап куйса әгәр Гомер сәгатеңнең уклары... Бар да кала җирдә өелешеп, Бикләнәләр кайту юллары. Бар да кала, байлык-малың кала, Кала эшләнмәгән эшләрең. Кала вакытында якыннарга Әйтелмәгән җылы сүзләрең. Шөкер кылып яшик булганына, Раббым биргән безгә барысын. Аяк-куллар, күрер күзләр биргән, Сабырлыкның биргән зурысын. Бар да кала, байлык-малың кала, Кала эшләнмәгән эшләрең. Кала вакытында якыннарга Әйтелмәгән җылы сүзләрең. Нәфесләрне алга җибәрмичә, Риза булып яшик барына, Онытмыйча барып басасыңны Бер заманны Раббым каршына. Бар да кала, байлык-малың кала, Кала эшләнмәгән эшләрең. Кала вакытында якыннарга Әйтелмәгән җылы сүзләрең.

Русский перевод

И если вдруг однажды замолчат Стрелки часов твоей земной поры... Все остается, грудой на земле, И запираются пути домой. Все остается: твой достаток, скарб, Останутся несделанные дела. И не сказанные вовремя родным Теплые слова. Будем благодарны за дары, Что нам Всевышний щедро дал: Руки и ноги, зрячие глаза, И терпенье великое дал. Все остается: твой достаток, скарб, Останутся несделанные дела. И не сказанные вовремя родным Теплые слова. Не отпуская страсти впереди, Будем довольны всем, что есть, Не забывая: предстанешь ты Однажды пред лицом Аллаха. Все остается: твой достаток, скарб, Останутся несделанные дела. И не сказанные вовремя родным Теплые слова.