Оригинальный текст
Күкләр елый, җиһан сыкрый,
Монда килдек көзләрдә.
Кайнар яшьләр тама, ага,
Сагыш баскан күзләрдә.
Әнием, елама,
Сагыш җыйма җаныңа.
Кошлардай канатланып,
Кайтырмын мин яныңа.
Озатканда елап калдың,
Җибәрми кулларымны.
Еракларга киттем, әни,
Киек каз юлларыннан.
Әнием, елама,
Сагыш җыйма җаныңа.
Кошлардай канатланып,
Кайтырмын мин яныңа.
Догаларың саклар мине
Сугыш ялкыннарыннан.
Мин кайтырмын, син көт, әни,
Күз алма юлларымнан.
Әнием, елама,
Сагыш җыйма җаныңа.
Кошлардай канатланып,
Кайтырмын мин яныңа.
Кайтырмын мин, әнкәй. Син елама.
Син мине көт, яме. Мин кайтырмын.
Елама, елама, елама...
Русский перевод
Небо плачет, мир рыдает,
Пришли мы сюда осенью.
Горячие слёзы текут
В глазах, полных тоски.
Мама, не плачь,
Тоску не копи в душе.
Как птицы, расправив крылья,
Вернусь я к тебе.
Провожая, ты плакала,
Не отпускала рук моих.
В далёкие края ушёл я, мама,
С тропинок диких гусей.
Мама, не плачь,
Тоску не копи в душе.
Как птицы, расправив крылья,
Вернусь я к тебе.
Твои молитвы сохранят меня
От огней войны.
Я вернусь, ты жди, мама,
Не теряй меня из виду.
Мама, не плачь,
Тоску не копи в душе.
Как птицы, расправив крылья,
Вернусь я к тебе.
Вернусь я, мамочка. Ты не плачь.
Ты меня жди, хорошо. Я вернусь.
Не плачь, не плачь, не плачь...