Уразаем, туган авылым

Уразай, родная деревня

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Сабый чакны искә төшереп бер Меник әле Чатыр тавына. Тау башыннан сөеп карыйк әле Уразайга - туган авылга. Машинаңны калдыр, җәяү меник, Тәвәккәллик текә ягыннан. Тау менүнең кыен рәхәтлеген Бөтен тәннәр өзелеп сагынган. Аякларны сабый чактагыча Кытыкласын әле кылганнар... Шушы туфракка бит иң кадерле Хатирәләр сеңеп калганнар. Авыз итик тау битеннән типкән Изге чишмәсенең суыннан. Бергә үскән якташларын танып, Сәлам биреп торсын суырлар.

Русский перевод

Вспомним детство - поднимемся вновь На Чатыр, на его вершину. С высоты с любовью посмотрим На Уразай - родную деревню. Машину оставь, пойдём пешком, Смело выйдем по крутому склону. Ту радость, трудность горного подъёма Все тела истосковались по нему. Пусть щекочет ноги, как в детстве, Шелест трав, знакомый до слёз... В эту землю самые дорогие Воспоминанья навеки вплелись. Отхлебнём воды святого источника, Что из склона бьёт, как звон. И суслики, узнав земляков, Пусть привет нам подадут со склонов.