Язгы ташулар

Весенние разливы

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Язгы ташулары бер хәл, Йөрәк ташуы яман. Ничә еллар шул ташудан Арына алмыйм һаман. Кушымта: Ургып ташыганда сулар Ярларыннан чыккалый. Ике ярда бер мәхәббәт Язда учак яккалый. Хисләрне суларга салып Агызып кына булмый. Йөрәктәге сөю хисе Бурандай тынып тормый. Кушымта: Ике ярда учак яна, Ялкыны сүнми дөрли. Язгы ташкын килә, китә, Мәхәббәт кенә сүнми. Кушымта: Ике гашыйк язгы судай Ташып чыга ярлардан. Тик мөмкинлек кенә чикле, Язмыш өстен алардан. Кушымта: Язгы ташкын берни түгел, Йөрәк ташкыны яман. Сөю хисенә төренеп, Сүрелмәс утта янам. Кушымта:

Русский перевод

Весенний разлив - пустяк, Разлив сердца - беда. Сколько лет от той волны Не уйду я никуда. Припев: Разбегаясь, воды бурные Выходят из берегов. На двух берегах любовь Весной разжигает костёр. Чувства в воду не уронить, Не спустить по теченью. Любовь в сердце, словно буря, Не знает умиротворенья. Припев: На двух берегах костёр, Пламя не гаснет, горит. Весенний поток придёт и уйдёт, Лишь любовь не молчит. Припев: Два влюблённых - как весенняя вода, Переполнены, рвутся из берегов. Но возможность всегда ограничена, Судьба сильней их всех оков. Припев: Весенний разлив - пустяк, Разлив сердца - беда. В любовь укрываясь, горю В огне, что не гаснет никогда. Припев: