Оригинальный текст
Күңел өчен бер елмаю җитә,
Күңел күтәрелә, беләсең.
Уртак елмаюдан кызык табып,
Дөньяң онытылып көләсең.
Кушымта:
Күңел өчен бер җылы сүз җитә,
Шул сүздән бит эреп китәсең.
Җылы сүзне, назлы карашны да
Беләм инде һәркем көтәсен.
Күңел өчен сөйгән кеше кирәк
Хыял диңгезендә йөздергән.
Авыр чакта янда терәк булып,
Елаганда булсын көлдергән.
Кушымта:
Күңел өчен булсын әле эшең:
Җан теләгән, уңай, файдалы.
Бөек үрләр яулар өчен максат
Кую кирәк, шуны аңла әле.
Кушымта:
Күңел өчен барсы кирәк безгә,
Канәгатьлек кирәк кешегә.
Җаның тыныч, күзләр серле балкып
Торган чакта, күңел, көрсенмә.
Кушымта:
Русский перевод
Для души улыбки лишь довольно -
Сердце поднимается, ты знаешь.
Из улыбки общей радость ловишь,
Мир забыв, смеешься ты, летаешь.
Припев:
Для души и теплого словца хватает -
От него, ведь, таешь ты в тиши.
Теплых слов и нежного взгляда
Ждет, я знаю, каждый от души.
Для души любимый нужен рядом,
Чтоб мечтой, как морем, убаюкал.
В трудный час опорой оставался,
Слезы чтоб смехом разгонял он, вдруг.
Припев:
Для души пусть будет дело в жизни:
То, что сердцу нужно, что полезно.
Чтобы высоты великие взять,
Нужно цель поставить - это ясно.
Припев:
Для души нам все на свете нужно,
Человеку надобна довольность.
Если мирна ты, и взгляд загадочно
Светится - не вздыхай, о сердце, полно.
Припев: